top of page

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы....

Г.Тукай

 

 

Язгы бер иртәдә, Илеш районында, ямьле Сөн елгасы буенда дөньяга килдем мин. Туган телем татар телендә кечкенәдән әкиятләр,шигырьләр укырга яраттым. Еллар үтте, сулар акты... Тугызынчы сыйныфта укыганада үземә: Кем булырга? Нинди һөнәр иясе булырга телим? дигән сорау бирдем. Соңмы-иртәме һәркем бу сорауга җавап эзли башлый. Кемдер шагыйрь яисә музыкант булырга хыяллана,ә мин укытучы һөнәрен сайладым. Укытучыга чыннан да әйтеп бетергесез олы вазифа йөкләнгән.

“Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр  эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать тугрылыкларында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешле”-ди Р. Фәхретдин. Замана укытучысы һәркөн, һәр сәгатҗ үзенең белемен үстерегә тиеш.  Һәр бала беренче чиратта шәхес. Минемчә,әлеге гыйбәрә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш. Шуңа күрә хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай,  чөнки мин – укытучы. Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы.

Омтылышым-һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру.

Максатым-балага аның барлык эшләрне булдыра алучы шәхес икәнен күрсәтү. Үземнең педагогик практикама шәхесне иҗади үстерү, үстерелешле һәм  проблемалы укытуның алымнарын кертергә тырышам.

Без үзгәреш заманында яшибез. Бүгенге тормыш бездән заманча, аңлы, рухи яктан бай, иҗтимагый актив, иҗади фикер йөртүче, коммуникатив, тирән белемле, бар яктан да камил булган шәхес формалаштыруны таләп итә. Шуңа күрә балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирәм. Федераль дәүләт стандартларында коммуникатив компетенция укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе. татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү, кызыксынуын арттыру. Татар халкының милли кыйммәтләрен өйрәнү аша, татар теленә хөрмәт тәрбияләү; аңа карата рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак уңай караш булдыру.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә минем ниятем укучыларны “коры” грамматик кагыйдәләргә генә өйрәтү түгел, ә җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнектерү. Моның өчен укучыларымның дәрестә актив булуы мөһим. Ничек итеп балаларда кызыксыну уятырга соң? Бары тик укучылар кызыксынып тыңлаганда, актив катнашканда гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Дәрестә киң куллана торган эш формалары булып: төркемнәрдә эш, парлап эшләтү, индивидуаль, уен, проект яклау, иҗади биремнәр үткәрү һ.б. лар тора. Минемчә, дәрес нинди генә формада үткәрелмәсен, ул фәнгә кызыксыну, белемгә омтылыш уятырга һәм укучыларны иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булышырга тиеш дип уйлыйм. Укучылар эшчәнлеген активлаштыруда уен технологиясеннән файдалану аеруча уңай нәтиҗә бирә.

Уен күнегүләрен укучыларны тел өйрәнү белән мавыктыру, грамматика дәресләрен җанлы, кызыклы итү; балаларның дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап һәм җиңел үзләштерүләрен күздә тотып сайларга тырышам. Балалар эшчәнлеге һәм алар үзләштергән материал минем тарафтан даими контрольдә тотыла. Контроль төрләрен һәрвакыт үзгәртеп торам. Күбрәк заман таләпләренә туры китереп төзелгәннәрен кулланырга тырышам. Минем фикеремчә татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы-укучыда матурлыкка омтылыш тәрбияләү,әйләнә-тирә моһиткә,дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү,үзлегеңнән белем алуга өйрәтү.

Бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы төрлечә җавап бирәдер. Заман тәләбе буенча,фәнгә,телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә.Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә укытучы укучыларга үз фәненә мәхәббәт уята,тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Укучыларның яше арткан саен, уеннарның максаты да, эчтәлеге дә катлаулана бара. Нәтиҗәләр дә куанырлык. Укучыларым татар теле дәресләренә кызыксынып йөриләр, белем сыйфатыда да уңай якка үзгәреш бара.

Шулай ук татар теле һәм әдәбият дәресләрендә Интернет ресурсларны куллану, уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. Дәресләрдә ешрак кулланыла торган ресурсларда тукталасым килә.

Контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы да төзи ала. Ә инде укучыларга дифференциаль өй эше биргәндә тест төзеп килергә кушсаң, күп кенә укучылар моны зур теләк белән эшлиләр.

Информацион – белешмә программалар (сүзлекләр, энциклопедияләр).

Әзер дискларда сүзлекләр очратканым булмады. Без еш кына кирәк булганда сүзлекләрне интернет челтәре аша табып алабыз.

Күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар). Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз.

Укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүне классан тыш чараларда да максат итеп куям. «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсендә урнаштырылган татарча мультфильмнарны укучылар белән бик яратып карыйбыз, эчтәлеге буенча кызыклы әңгәмәләр үткәрегә тырышам.

Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин: дәресләрдә һәр укытучының методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылсак, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдалансак, телне аралашу чарасы буларак өйрәтүдә уңышка ирешә алырбыз, укучыларыбыз, һичшиксез, үзләренең фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәнерләр, аларның коммуникатив компетенцияләре югары дәрәҗәдә булыр

Әлбәттә, камиллеккә чикләр юк. Алга таба нәтиҗәле һәм максатчан эш алып барырга миңа хезмәттәшләрем, дәүләт һәм мәгариф өлкәсе тарафыннан уйлап табылган төрле программалар һәм мөмкинлекләр ярдәм итә. Иң мөһиме - мин телемне, һөнәремне һәм укучыларымны яратам.

44.jpg
bottom of page